СВОдагыларга ярдәме өчен Евдокия Толстова медаль белән бүләкләнгән
Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы җитәкчесе Евдокия Толстова махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк андагы якташларга ярдәм итә.
Евдокия Григорьевнаның, авылдашлары белән бергә, махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләргә ярдәм күрсәтү буенча алып барган эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк үзләрендә волонтерлык ярдәме оештырган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә медикаментлар җибәрү; Яңа ел алдыннан аларның әти-әнисен, дәдәй-түтиләрен бәйрәм белән котлау; солдатларга йон оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйләп җибәрү; окоп шәме ясау; исемле посылкалар җибәрү – карендәшебез җитәкчелегендә оештырылган игелекле эшнең бер өлеше генә. Җылы эчтәлекле хатлар, иманнар язып та, солдатларга юллыйлар.
Хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырудагы активлыгы, патриотлыгы,дәүләт күләмендәге шушы уртак эшкә зур җаваплылык белән караганы өчен Евдокия Толстова «Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен» медаленә лаек булган. Россия оборона министрлыгы тарафыннан бирелгән бу медальгә 93393нче часть командиры, гваридия майоры А.Казимагомедов кул куйган.
Шулай ук, карендәшебезгә Рәхмәт хаты да тапшырылган. Ул хат та 93393нче часть командованиесе исеменнән бирелгән. Хатта Евдокия Григорьевнаның волонтерлык ярдәме, гражданлык позициясе хәрби операциядәге һәрбер ир-егетнең сугышчан рухын күтәрүе, җиңүгә ышаныч уятуы турында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев