Солдат шинелен милиция формасына алыштырган Михаил Ермаков
Ватанны саклау – һәр ир кешенең изге бурычы. «Армия – егетләрдән чын ирләр ясый торган тормыш мәктәбе» дип тә әйтәләр.
Әнием белән бертуган Михаил дәдәй Ермаков 1971 елны хәрби хезмәткә алынды. Куйбышевта (хәзер Самара шәһәре) тиешле хәзерлек-өйрәнү үтеп, 4нче разрядлы кран машинисты була. «Отлично»га тәмамлап, зур краннарда машинист булып эшләү өчен таныклык алдык. Өйгә кайтып килергә чираттан тыш отпуск та бирделәр. Ротага кайтсак, командир: «Егетләр, отпускага кайтмыйсыз, сезне «дембль»ләр көтеп тора, кранга утырасыз», — диде. Безне Саратовка командировкага җибәрделәр. 1972 елны төзүчеләр көне 13 августка туры килде, ул әле туган көнем дә. Яхшы эшләгән өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирделәр. Сердовск, Сызрань, Пугачев шәһәрләрендә дә төзелештә эшләдек. Сердовскида взвод командиры белән икәү юлларны тикшереп йөргәндә, безнең өскә «ЗИЛ-130» килгәнен абайлап алдым. Яшен тизгелегендә командирны читкә алып аттым. Яңа гына без басып торган урыннан зур тизлектә машина узып китеп, дамбага килеп сыланды. Рульдәге солдат йоклап киткән иде. Взвод командиры, безнең Әлмәт ягы кешесе: «Сиңа «За спасение командира» медале, яки отпуск бирәбез», — диде. Мин отпускны сайладым», — дип сөйли дәдәй армия хезмәте турында.
Сроклы хәрби хезмәтен тутырып кайткач, армиягә киткәнче үзе слесарь-монтажник булып эшләгән Түбән Кама монтаж-төзелеш идарәсенә урнашырга җыена. Ул вакыттагы тәртип буенча, армиядән кайткач тагын ике ел эшләсә, ике бүлмәле квартир бирергә тиеш булалар аңа. Әмма Зәй районы эчке эшләр бүлеге замполиты, милиция капитаны Василий Кудряшов килеп, «Күршең Юга Николаев милициягә керә. Хезмәткәрләр җыябыз», — дип аны үгетли. Дәдәй ризалашмый. Бер атнадан авылга кайтса, милиция капитаны Кудряшов: «Документыңны Нижнекамскийдан барып алдым. Менә сиңа комсомол путевкасы, син әлегә милициягә кирәк», — дип каршы ала.
1976 елны Михаил дәдәйләрнең Зәй милиция бүлеге СССРдагы барлык район эчке эшләр бүлекләре арасында беренче урынны ала. «Шул елны мине дә, СССР Югары Советы президиумы указы нигезендә, «За трудовые отличия» медале белән бүләкләделәр» — дип хезмәт елларын искә ала Михаил дәдәй.
Патруль-пост хезмәтендә, аннан дежур ярдәмчесе, участок милиционеры, патруль-пост бүлеге командиры булып эшли. Үзәк сак бүлегендә дежур булып эшләгәндә өлкән лейтенант Михаил Куприянович отставкага чыга.
Милициядә эшләгәндә, «Зәй утлары» театрында да уйнап йөри.
«Үзебезнең милиция идарәсендәге драмкружокка да йөрдем. Бәйрәмнәрдә төрле авылларда спектакльләр, концертлар куйдык, күңелле яшәдек ул елларда да», — дип әле дә искә ала Михаил дәдәй.
Шахмат ярышларында катнашып, берничә ел район эчке эшләр бүлеге чемпионы да булган. Ул шөгылен хәзер дә онытмый. «Отставкага чыкканнарны җыеп, үзебезнең арада шахмат турниры оештырдылар. Өчесендә дә чемпион булдым. Короновирус чире башлангач, шахмат ярышы уздыру тукталды. Хәзер инде шахматны компьютерда уйныйм. Хәтерне бетермәс өчен баш миенә шундый күнегүләр, уеннар кирәк, шуңа күрә шахмат, шашка уйныйм», — ди ул үзенең бу мавыгуы турында.

Гомерен хокук тәртибен саклауга багышлаган, төгәллек яраткан, вакытын бушка уздырмаган Михаил дәдәй хәзер дә күпләр сокланырлык тормыш алып бара. Өч балага гомер һәм дөрес тәрбия биргән Михаил дәдәй белән Люба җиңги инде 50 елдан артык Зәйдә һәркемгә үрнәк булып яшиләр.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев