Село-Чура мәктәбе коллективы «Балачак – бәхет иле» дигән концерт куйганнар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу вакыйга, тарихыбызның иң мөһим мизгелләрен искә алып, яшь буынга патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатын куя.
21 мартта Кукмара районының Село-Чура урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары hәм укытучылары «Балачак – бәхет иле» дип исемләнгән ике зур өлештән торган концерт узды. Укучылар һәм укытучыларның бергәләп оештырган бу чарасы, балаларның талантларын күрсәтү һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен искиткеч мөмкинлек булды. Концерт барышында балаларның чыгышлары тамашачыларны сокландырды.
«Балаларның шулкадәр талантлы булуларына хәтта күңел тулып карадык. Бик-бик матур,әзерлекле, эчтәлекле концерт булды бу. Үзебезне авылда түгел, шәһәрдә зур концерт залларында утырган кебек хис иттек», – диде мәдәнияят йорты җитәкчесе Лариса Осипова.
Бу чара, балаларның иҗади потенциалын ачу гына түгел, ә аларның бердәмлеген һәм патриотилыгын ныгытуга да юнәлтелгән. Концертта катнашучылар, үзләренең чыгышлары аша, Ватанны саклаучылар елының әһәмиятен һәм Бөек Җиңүнең тарихын искә алдылар.
Село-Чура мәдәният йортында узган бу концертта катнашучылар, үзләренең чыгышлары белән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын искә алып, сугыш елларында күрсәткән батырлыкларны, фидакарьлекне һәм бердәмлекне күрсәттеләр. Укучыларның чыгышлары, аларның тарихка булган кызыксынуларын һәм Ватанга булган мәхәббәтләрен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев