Село-Чура клубы «Дуслык күпере» чарасында катнашкан
Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре «Сосенка» ял итү лагеренда балалар өчен «Дуслык күпере»дип исемләнгән онытылмаслык чара уздырды.
Бу бәйрәмнең максаты – балаларны Кукмара районында яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасы белән таныштыру. Анда районның керәшен авылларының мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә катнашты. Безгә бу хакта Село-Чура клубы хезмәткәрләре хәбәр итте;
"Без керәшеннәр кыр чәчәкләреннән һәм үләннәреннән такыя үрү серләре белән уртаклаштык. Һәр такыя бизәк кенә түгел, ә ата-бабаларның традицияләре белән элемтә символы булган.
"Дуслык күпере " чын бердәмлек һәм үзара аңлашу бәйрәменә әверелде. Балалар районда яшәүче халыкларның мәдәнияте турында күп кенә яңалыклар белеп кенә калмадылар, үзләрен туган якка мәхәббәт берләштергән зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп хис иттеләр. Чара төрле милләтләр арасында дуслыкны һәм хөрмәтне ныгытып, барлык катнашучыларның йөрәкләрендә якты эз калдырды.", - дип сөйләде клуб җитәкчесе Лариса Осипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев