Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләйдән Валентина Петрова көненә 50 чәч тарый торган «массажка» ясый

Зәй районының Сәвәләй авылыннан Валентина Петрова күрү сәләте начар булуына карамастан, Алабуганың «УкупрПласт» заводы өчен, өендә «массажка»лар ясый.

Валентина Петрованың кулында кечкенә генә энәләр һәм резина кисәге "массажка"ның төп өлешенә әйләнә. Аның һәр иртәсе кечкенә генә станок артында уза. Ә бүлмәсе «массажка»лар ясау цехына әйләнгән. Бер күзе тумыштан ук күрмәсә, икенчесе дә начар күрә. Шуңа карамастан, ул инде 1,5 ел өендә әлеге эш белән шөгыльләнә. 

«Ике төрле «массажка» җыябыз. Өйрәнеп беттем инде. Бармак очлары барысын да автомат рәвештә эшли, брак булганнарын да тиз сизеп алам. Аңа ияләнер өчен күп вакыт кирәкми. Көненә 50 «массажка»га кадәр ясый алам. Бик кирәк булса, 9-10 сәгать утырып, 100не ясаган вакытлар да булды. Тик ул, әллә нигә бер генә. Чөнки бармаклар авырта башлый", — дип сөйли Валентина.

Әзер «массажка»ларны ул 2 атна саен Алабуганың «УкупрПласт» заводына тапшыра, бу эштә туганнары ярдәм итә.

Читтән караганда җиңел булып тоелса да, әлеге эш өчен игътибарлылык һәм сабырлыкык кирәк. 4 ел элек Зәйдә бу эш белән 20дән артык кеше шөгыльләнсә, хәзер 5 кенә. 

«Булышырга тырышабыз. Бер-беребезне алыштырабыз, чөнки ардыра ул», — дип сөйли Валентинаның әнисе Ольга Петрова.
Буш вакытында, Валентина бисердан төрле матур әйберләр ясарга, бәйләргә дә вакыт таба.

Фотолар видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев