Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләйдә «Ура, авылга» дип аталган балалар лагерында күңелле чаралар дәвам итә

14 июль көнне балалар янында Зәй районының Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков булды.

Сәвәләйдә "Алдынгылар хәрәкәте" оештырган "Ура, авылга" дип аталган балалар лагеры үз эшен дәвам итә. 14 июльдә балалар көнне гадәттәгечә зарядка ясаудан башлап җибәргән.
Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы  Сергей Кузьмич килеп, балаларга изге теләкләрен җиткергән.

«Бу көнне кунакка Әлмәт язучылар берлеге шагыйрьләре, язучылар килде. Беренче өлешендә Равил Сабыр агай балаларга үзенең матур эчтәлекле «Ак әби» исемле китабын бүләк итте. Гүзәлия Галләмова шулай ук балалар өчен дә, зурлар өчен дә китапларын бүләк итте.Татарстан язучылар берлеге сафларында булган Зөлфия Сираева үзенең иҗаты турында сөйләде . Кызыклы шигырьләрен балаларга бүләк итте. Бергәләп төрле уеннар уйналды.

Икенче өлештә балаларга Сәвәләй авылына гына хас булган булган «Боламык» йоласы турында сөйләнде. Балалар боламык боткасы турында ишетеп кенә калмадылар, ә ашап та карадылар. 

Өченче өлештә балаларга тамакса ясау буенча мастер класс үткәрелде. Егетләр-кызлар берсеннән берсе уздырып, тамакса ясадылар. Тамакса ясаган арада әйдаман апалары тамаксаның килеп чыгышы, тәңкәләре нәрсәне аңлатканын сөйләп киттелләр», – дип сөйләде Сәвәләй мәдәният йортыннан Ләйлә Сабаева.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев