Сәвәләйдә озак еллар бергә яшәүче гаиләләрне котладылар
Зәй районының Сәвәләй авыл мәдәният йортына 20, 25, 35, 40, 45, 50 ел бергә гомер итүче парлар җыелды.
Гөлсирен һәм Денис Московлар, Татьяна һәм Геннадий Усмановлар — фарфор, Ольга һәм Сергей Трояннар — көмеш, Галина һәм Анатолий Черкасовлар — мәрҗән, Галина һәм Михаил Слепцовлар — сапфир, Гөлнур һәм Манулла Галиевларны алтын туйлары белән котладылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».
Чара барышында йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, озак еллар иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.
«Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков авылның хөрмәтле парларын шундый матур бәйрәмнәре белән котлап, теләкләрен җиткерде. Ә без — мәдәният хезмәткәрләре парларыбызга дәртле җырлар һәм яхшы кәеф бүләк иттек», — ди Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Фотолар мәдәният йортыннан.
Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев