Сәвәләйдә Гаилә һәм мәхәббәт көненә матур бәйрәм оештырганнар
Зәй районының Сәвәләй авылында гаилә кыйммәтләренә багышланган истәлекле вакыйга узды.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, авылның мәдәният йортында озак еллар бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр.
Бу көнне Сәвәләй авылы мәдәният йорты үзенең иң хөрмәтле кунакларын – 25, 30, 40, 45 һәм хәтта 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне җыйды. Бәйрәмгә барлыгы 16 пар чакырылды.
“Бәйрәм, чын мәгънәсендә, җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узды. Авыл җирлеге идарәсе ярдәмендә оештырылган тантанада, бу парлар яшьлектәге язылышу мизгелләрен кабат кичерделәр. Бәйрәм җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, ә соңыннан барлык кунаклар да тәмле чәй өстәле артында аралаштылар. Бу көн озак еллар бергә гомер кичергән гаиләләргә генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә истә калырлык булды. Бәйрәмдә катнашучыларның йөзләрендә шатлык, рәхмәт хисләре балкып торды. Күп еллар бергә гомер итүнең серен сорашканда, һәрбер гаилә үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Берәүләр – сабырлыкны, икенчеләр – бер-береңне аңлый белүне, өченчеләр мәхәббәтне һәм хөрмәтне иң мөһим дип санады. Әмма барысы да бер фикергә килде: гаилә – ул көч, ул таяныч, ул тормыш мәгънәсе”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев