Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләйдә авылның иң өлкән һәм иң кечкенә кешесен котладылар

Сәвәләй авылында җәйге җыен башланырга берничә сәгать кала Вероника белән Владислав Исаковларның уллары туган.

Ямьле җәйнең иң күркәм, иң көтеп алынган бәйрәме –  Сабантуй Сәвәләй авылында зурлап уздырылды. Уен-көлке, җыр-бию, милли ярышлар –- барысы да Сабантуйның күрке иде. Иң көчле көрәшчеләр бил алышты.

 

Сабантуйга җыелган халыкны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлады. Сәвәләй авылы егете, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов авылдашларына иң матур җырларын бүләк итте. Зәй шәһәреннән килгән "Сөмбелә" бию коллективы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

 

Сәвәләй  җирлеге башлыгы Сергей Маклаков авылның һәр эштә актив булган кешеләрен бүләкләп, тагын да бердәм булып эшләргә һәм яшәргә өндәде. Сабантуйда Сәвәләй авылыннан иң өлкән кеше  - 91 яшьлек Николай Рогожников һәм Кара-Елгадан 92 яшьлек Анатолий Винокуровка һәм җирлекнең иң яшь кешесе Альмир Сафинга бүләкләр тапшырылды. Сәвәләй авылында Сабантуй башланырга берничә сәгать кала Вероника белән Владислав Исаковлар гаиләсендә малай туган. Бу сөенечле хәбәрне авылдашларына җиткереп, аларга да бүләк бирелде.

Сабантуе батыры булып Булат Москов калды. Булат инде күп еллар Сәвәләй Сабантуенда көрәш буенча мәйдан тота. Батыр егеткә тәкә һәм чиккән сөлге бүләк ителде.

 

Газета "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев