Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләй мәдәният йортында халыклар дуслыгын ныгытуга багышланган очрашу узды

Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йортында авыл кешеләре белән төрле очрашулар үткәрелеп тора.

Авылда төрле милләт халкы дус-тату, бердәм булып гомер итә. Халыклар дуслыгын ныгытуга багышланган чарада мәдәният хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар бергәләшеп, халыкларның бердәмлеге җәмгыятьне ничек берләштерә һәм бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуы хакында фикер алыштылар. Бу хакта мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева сөйләде:

«Беренче чиратта, халыкның бер-берсенә карата ихтирамлы, дус-тату булып яшәве күңелләргә тынычлык бирә. Мәдәниятнең дә бу уңайдан зур роль уйнавын билгеләп үтәргә кирәк. Фольклор, йола-гадәтләр, җырулар, милли киемнәр – болар барысы да бер-беребезнекенә охшаш һәм нәкъ менә шушы уртаклыклар бердәмлекне тәшкил итә», - диде ул.

Ләйлә Сабаева сүзләренчә, төрле телләрдә сөйләшсәк тә, безнең теләк бер: бөтен дөньяда тынычлык урнашуын телибез. Шул чакта гына җырлар да, биюләр дә, сәнгать һәм мәдәният тә чын мәгънәсендә үз урынында булачак.

«Бер-беребезнең йола-гадәтләрен, динен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшәү зур уңышларга китерә. Шуңа күрә, барлык халыкны бердәм булырга чакырам!», – дип йомгаклады ул.

Ләйлә Сабаева фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев