Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләргә токмач кисү эше дәвам итә.
Бүгенге көндә безнең барыбызның да күңелләрендә бер генә теләк яши: махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын, илдә һәм күңелләрдә тынычлык урнашсын.

Бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләп, Сәвәләй мәдәният йортында хатын-кызлар егетләргә токмач кисә.
«Бу гади генә эш түгел, ә һәрбер токмач кисәге – безнең яу кырындагы егетләребезгә булган җылы хисләребез, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләвебез..Һәрбер киселгән токмач, һәрбер җыелган пакет – ул аларның авыр хезмәт юлларында, безнең яктан булган бу кечкенә генә булса да, җылылык һәм кайгыртучанлык. Бу егетләр өчен бик мөһим», – ди Сәвәләй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Барыбыз да тизрәк тыныч тормыш көтәбез. Бу теләк безне берләштерә, бергәләп эш итәргә дәртләндерә. Сәвәләй мәдәният йортында узган бу эш – ул безнең бердәмлегебезнең, Ватаныбызны яратуыбызның һәм солдатларыбызга булган хөрмәтебезнең бер күренеше.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев