Зәй районының Сәвәләй авылында урнашкан «Изге Тын иңеү» чиркәвендә Олы көн алдыннан зур өмә оештырылды.
Өмәне чиркәүне караучы Анна Михайловна оештырган. Авыл хатын-кызлары, мәдәният хезмәткәрләре бергә җыелышып, иман йортын тәртипкә китерделәр.
«Бу изге эшкә авылның уңган хатын-кызлары бик теләп кушылды. Алар чиркәүне эчтән дә, тыштан да яхшылап юып, чистартып чыктылар. Тәрәзәләр ялтырап, идәннәр чистарып калды. Бу өмә Олы көнне каршыларга әзерлекнең бер өлеше булды», - диде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Авыл халкы өчен үз чиркәүләре булу зур сөенеч. Мондый өмәләр авыл кешеләрен тагын да берләштерә. Хатын-кызларның тырышлыгы һәм иманга тугрылыгы соклануга лаек.


Ләйлә Сабаева фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев