Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләй авылы чишмәләргә бай

Зәй районының Сәвәләй авылы табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан.

Матурлыгын арттырып, көмештәй саф суын бөркеп торучы чишмәләр – авылның җаны ул. Элгәредән ук халык чишмәләргә зур хөрмәт белән караган, аларны гел чиста тотып, тирә-ягына агачлар утыртып, ямьләндереп торганнар. Авылның иң кадерле бер өлеше буларак, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә биргән. Сәвәләйдә алар: Иске мәктәп чишмәсе, Изге чишмә, Балкан чишмәсе, Әнтеп чишмәсе.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Кайберләре шарлап агып, тавышлары еракка яңгыраса, икенчеләре әкрен генә, тыныч кына юл яра. Ә өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

Авылның уртасында урнашкан Иске мәктәп чишмәсе, исеменнән күренгәнчә, элеккеге мәктәп урыныннан ерак түгел. . Авылга иң якын чишмә булганга, бирегә сәвәләйлеләр еш килә.

Балкан чишмәсе янына хәтта часовня да куелган. Ул 1867 елда барлыкка килгән. Авыл халкы монда, сәвәләйлеләргә генә хас булган Боламык бәйрәмен дә үткәрә.

Изге чишмәне халык телендә Зират чишмәсе дип тә атыйлар. Җәй көннәрендә печән чапканнан яки җиләк җыйганнан сусаган кешеләрне, эсседә көтү көтеп арган көтүчеләрне саф суы белән сыйлый.

Әнтеп чишмәсе авыл башыннан ук җир астыннан бәреп чыга.

Сәвәләйнең барлык чишмәләре дә ахыр чиктә инешкә коя, ә ул инеш Зәй елгасына барып кушыла.

 

Алина Кондратьева фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев