Саубул, «Айбагыр»!
«Айбагыр» этносменасында ял итүче балалар18 көн дәвамында бергә ял иткән дуслары белән саубуллашты.
«Айбагыр»ның 18 көне күз ачып йомганчы узып китте. Монда ял итергә килүче балалар беренче көннәрне оялып кына йөрсәләр, смена азагында, дусларыннан аерып алмыйча елашып бетәләр. Этнолагерьда ял итүче балалар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Егор СЕМЁНОВ, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы:
— Мин монда 7нче елымны ял иттем. Лагерьның дәрәҗәсе елдан-ел арта. Мамадышта Кама янында оештырганнарын хәтерлим, шул вакытлардан бирле мин «Айбагыр»да. Лагерьда бик күп дуслар таптым. Елның-елында аларның саны арта. Бик шәп лагерь! Киләчәктә вожатый булып эшләргә телим. Монда керәшенлеккә акцент ясалуы яхшы. Үземә, аеруча, этник мастер-класслар, лекцияләр ошый.

Василиса МУЛЛИНА, Казан:
— Мондагы һәр кешене беләм дисәң дә була, чөнки берничә ел рәттән ял итүчеләр күп. Үзем 5нче елымны ял иттем. Бергәләшеп төрле чаралага әзерләнү ошый. Беркем дә читтә калмый, һәркем ниндидер эш белән мәшгуль. Ул атмосфераны, бәлки, башкалар аңлап та бетермидер. «Айбагыр» — елның иң көтеп алынган вакыйгасы. Киләсе елларда да киләм, Алла Бирса!

Аида ПРОКОПЬЕВА, Тукай районы, Мәләкәс авылы:
— Башка лагерь белән чагыштырганда, «Айбагыр»да ел саен ял итәсе килә. Монда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Күп нәрсәләргә өйрәтәләр. Бигрәк тә, кул эше белән бәйле мастер-класслар ошый. Лагерьда 4нче елымны ял иттем. Дүртенче катнашуымда, «Айбагыр чибәре» титулына ия булдым. Җиңү белән кайтып китәм.

Никита ДЕМИДОА, Казан:
– «Айбагыр»да дүртенче елымны ял иттем. Монда бөтен нәрсә ошый, аерып кына әйтеп тә булмый. Ял итеп, яңа белемнәр генә тупламадым, ә якын дуслар да таптым. Вожатый дәдәйләр, түтиләр уздырган бөтен чараларда актив катнашырга тырыштым. «Айбагыр җетеге»ндә дә ел саен катнаштым. 3 тапкыр икенче урынны алдым, ә быел җиңдем.

Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев