Сарсаз-Баграждан Светлана Журавлева – балаларның киләчәге өчен җаваплылык тоючы чын укытучы
Зәй районының Сарсаз-Баграж кызы Светлана Журавлева гомеренең күп өлешен туган авылы мәктәбендә балаларны укыту һәм тәрбияләү эшенә багышлый.
Светлананың тормыш юлы гаҗәеп бер кышкы көнне, 1966 елда, Сарсаз-Баграж авылында башлана. Михаил белән Клараның гаиләсендә туган бу кызга Светлана исемен бирәләр. Мәктәп еллары аның өчен җиңел һәм кызыклы була, шуңа күрә дә киләчәк һөнәрен сайлаганда ул укытучы булырга карар кыла.
1981 елда авыл мәктәбенең сигезенче классын тәмамлагач, Светлана Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Анда дүрт ел дәвамында белем алып, 1985 елда туган якларына кайта. Хезмәт юлын Түбә Лоҗы мәктәбендә башлый.
Тормыш үзенең яңа борылышларын ясый: Светлана гаилә кора һәм туган авылына әйләнеп кайта. «Авылга кайткач, "Умырзая" балалар бакчасы җитәкчесе булдым. Ул садик артыннан күп йөрергә туры килде, чөнки әле яңа, ачылмаган, төзелгән генә иде», – дип тә әйтеп куйды ул. Соңрак, хезмәт эшчәнлеген тагын мәктәптә дәвам итә.
Белемгә омтылуын сүндермичә, 2010-2013 елларда Светлана Әлмәт шәһәрендәге гуманитар академиядә югары белем ала. Бу аның педагогик осталыгын тагын да арттыра һәм яңа үрләргә күтәрелергә мөмкинлек бирә.

Светлана Михайловна – укытучы гына түгел, ә чын остаз. Аны хезмәттәшләре дә, ата-аналар да, иң мөһиме – укучылары да бик хөрмәт итә. Моның сәбәбе дә аңлашыла: ул гаять таләпчән, әмма һәрвакыт гадел, сабыр һәм балаларны чиксез ярата. Инде 40 ел дәвамында ул кечкенә генә сабыйларны мәктәп тормышына әзерли, аларга беренче хәрефләрне танырга, саннарны өйрәнергә һәм иң мөһиме – белемгә омтылыш уятырга ярдәм итә.
Светлана Михайловна һәрбер укучысының уңышына чын күңелдән шатлана, аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен бар көчен куя. Заманча технологияләрне яхшы белүе аңа дәресләрне кызыклы һәм нәтиҗәле итеп оештырырга булыша. Ул төрле алымнар кулланып, балаларны фикерләргә, эзләнергә һәм яңа белемнәр үзләштерергә дәртләндерә.
Светлана Михайловна: “Эш дәверемдә тарих, рус теле, татар теле укытырга, музей эше белән эшләргә дә туры килде. Хәзерге вакытта 38 ел стажым булган югары белемле башлангыч класслар укытучысы. Үз эшемне бик яратам, һәрдаим үз өстемдә, белемемне камилләштерү, балаларга сыйфатлы белем бирү өстендә эшлим. Балалар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, кызыклы чаралар оештырабыз Белем бирү белән беррәттән, укучыларымның әхлакый тәрбиясенә дә зур игътибар бирергә тырышам. Аларны шәфкатьле, намуслы, сизгер, игътибарлы һәм әдәпле булырга өйрәтәм. Дәресләремдә балалар яхшылык, дуслык һәм Ватанга мәхәббәт кебек кыйммәтләрне үзләштерә”, – ди Светлана Михайловна.

Укытучы – ул Җир шарындагы һәркем өчен яктылыкка илтүче маяк, тормышта юл күрсәтүче әйдәп баручы. Шуңа күрә дә бөек акыл ияләре дә, батырлыгы белән дан казанган каһарманнар да, дөньяны шаккатырган галимнәр дә, танылган сәнгать һәм әдәбият әһелләре дә үзләренең уңышлары турында сүз башлаганда, иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына баскан укытучыларын, остазларын зур хөрмәт белән искә алалар.
Светлана Журавлеваның хезмәте дә югары бәяләнә. 2005 елда “Иң яхшы методик папка” конкурсында грамота, 2016 елда “Ел укытучысы” конкурсында “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә, 2021 елда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм башка бик күп мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Светлана Михайловна ире Юрий белән ике бала – Эдуард белән Эльвираны үстерәләр. Ире мактаулы машина йөртүче, балалары икесе дә югары белемле. «Улым Эдуард. Контракт буенча 6 ай СВОда булды, Кызым Эльвира Сбербанкта эшләде. 5 оныгыбыз бар», – дип тә өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев