Сарсаз-Баграждан Радий Харитонов «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале белән бүләкләнде.
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радий Харитоновка «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале белән бүләкләнде.
Сарсаз-Баграж мәктәбе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радий Харитоновка «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале белән бүләкләнде.
29657нче хәрби часть командиры имзасы куелган медальне авыл Сабантуенда II ранг капитаны, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов тапшырды.
Сарсаз-Баграж мәктәбендә укытучы Радий Харитонов җитәкчелегендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Эш башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр 6 меңгә якын окоп шәме ясаганнар. Аларны җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук якташларга да озаталар. Окоп шәмнәре салынган тартмаларга укучылар җылы эчтәлекле хатлар да язып сала.
«Әлеге медаль - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Барысы да егетләр хакына, уртак Җиңү өчен! Исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Без аларның хәрби тормышын җиңеләйтү өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәбез», - дип әйтә Радий Александрович.
Фото: http://zainsk-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев