Сарсаз-Баграж авылының үзэшчән театры спектакль күрсәтте
30 март көнне Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында күңелле вакыйга булды.
Авылның үзэшчән театры, район күләмендә үткәрелүче фестиваль кысаларында, «Тормыш дәвам итә» дип исемләнгән спектакль күрсәтте. Бу әсәр Ләйсән Гарипова каләме аша туган.
Спектакль сугыштан соңгы, авыр елларны, 1945 елның җәйге көннәрен чагылдыра. Дөньяны әле дә сугышның ачы яралары әрнетә. «Хәбәрсез югалды» дигән кәгазьләр килсә дә, һәр гаиләдә әтиләре, уллары, кызлары сугыштан исән-сау әйләнеп кайтыр дигән өмет яши. Сугыш афәте турында уйламыйча узган бер генә көн дә юк.
«Тамашачылар сугыш чоры халыкның фидакарь хезмәтен, төрле милләт кешеләренең бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәвен, күршеләрнең бер-берсенә терәк булуын күрә алдылар. Сугыш чоры балаларының ачы язмышы да искә алынды. Шушы авыр елларда да авылның җыр-моңнан аерылмавы күңелләрне җылытты. Спектакльдә Галина Белголова, Эдуард Белголов, Алексей Герасимов, Роза Иванова, Иван Минеев, Альберт Меньшов, Светлана Рябова, Марина Халикова катнашты. Колхозчылар ролендә Мария Журавлева, Роза Герасимова, Вадим Мартемьянов, Марсель Романов, Татьяна Глухова, Артур Халиков уйнадылар», – дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре Роза Герасимова.


Роза Герасимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев