Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарман керәшеннәренең тормышы гөрли

Ләке, Дружба һәм Түбән Чыршылы – Сарман ягының керәшеннәр төпләнеп яши торган иң матур авыллары.

Без, “Туганайлар” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, Сарман районының искиткеч матур табигатьле керәшен авылларында булдык. Ләке, Дружба һәм Түбән Чыршылы – бер-берсенә бик якын урнашкан.

Авыллар белән безне Ләке авылы мәдәният йорты директоры Римма Валентиновна һәм җирлек башлыгы Юрий Григорьевич Антоновлар таныштырды.

Дружба авылында 52 кеше яши, 23 хуҗалык исәпләнә. Ләкедә исә, 175 хуҗалыкта 292 кеше теркәлгән. Түбән Чыршылыда 40 йорт, 55 кеше.

Авылларда тормыш гөрли. Халыкка яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: су да, газ да кертелгән төзек йортлар урамнарны ямьләндерә, юлларны төзекләндерү буенча да зур эшләр бара.

Ләкедә балаларга белем бирү өчен мәктәп, балалар бакчасы эшли. Мәдәният йорты да бар, тарихны өйрәнү өчен музей, китапханә. Сәламәтлек саклау турында да кайгырталар – фельдшер-акушерлык йорты эшли. Ләкедә Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве тирә-як авыллардагы православие динен тотучыларын да үзенә тартып тора. Аның настоятеле – протоиерей Александр Расторгуев. 12 июль – авылның престол бәйрәме Питрау.

Ләкедә крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Максим Андров, аның әтисе Сарман районының керәшен җәмгыяте председателе Александр Петрович белән дә әңгәмә кордык. Аларның тырыш хезмәтенең нәтиҗәләре турында белештек.

Авыллардагы озак еллар бергә яшәгән тату гаиләләргә бардык. Дружба авылыннан Такарликова Галина бертуганы Зинаида белән, Ләкедән Подваловлар белән очраштык. Түбән Чыршылының 95 яшен тутырган тыл ветераны – Таисия түти янына кереп, аның хәл-әхвәлен сораштык, ул безгә авырлыкта үткән яшьлек елларын искә алып сөйләде.

Республикабыздагы иң тырыш һәм дәртле керәшен коллективларының берсе – Ләке авылының "Игәнә" халык фольклор ансамбленең җырларын тыңладык. Алар безне мәдәният йортында каршы алдылар.

Ләке авылның “Күлләр буе чишмәсе”нә төштек. Сарман ягы авыллары турындагы тулы язмабызны газетабызның киләсе 11 июнь санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев