Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары көннәр буена изге эштә.
Безнең илебез сакчылары алгы сызыкта булганда, тылда калучылар, аларга җылылык һәм иминлек өлеше җиткерергә тырышабыз.
"Көн саен безнең "изгелек остаханәсе"ндә эш гөрли. Помидорлар инде хуш исле салатка әйләнде. Алмаларны турап, киптерәбез һәм вакуумлы пакетларга төрәбез. Бу — бозылмый торган һәм һәрвакыт туган бакчаны искә төшерә торган иң яхшы ризык. Боларның барысын да без штабка тапшырабыз, ә аннан күчтәнәчләр турыдан-туры егетләребезгә китәчәк. Алма, помидор китереп, читтә калмаган авылдашларыбызга зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез", — ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Фотолар Я.Гыйззәтуллинадан.
Нет комментариев