Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәктә махсус хәрби операциядәге егетләргә Май чабу атнасы күчтәнәче әзерлиләр

Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары ярдәм әзерләүдән туктап тормый.

Волонтерларның һәрбер гамәле, сетка үрүме, кием тегүме, ул акча җыюмы, посылкалар әзерләүме, яки гади генә теләктәшлек белдерүме, барысы да бер максатка – безнең Ватанны саклаучыларны ныгыту һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Май Чабу атнасында, гадәттәгечә, коймаклар пешереп, гаилә һәм дуслар белән бергәләшеп, бу тәмле ризыкны авыз итәбез. Коймак кояшны һәм язның килүен символлаштыра, бу вакытны шатлык һәм якыннар белән җылылыкны бүлешү өчен кулланабыз. Әмма хәзерге катлаулы заманда, күпләр фронтка ярдәм итү юлларын эзли. Бу төрлечә булырга мөмкин: акча җыю, ирекле эшләр башкару, посылкалар җибәрү яки хәрбиләрне яклау чараларында катнашу.

Шулай итеп, бу бәйрәм шатлык һәм күңел ачу гына түгел, ә Ватаныбызны саклаучыларга бердәмлек һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә була. Безнең ярдәм, авыр вакытларда өмет һәм бердәмлек символына әйләнә», – ди Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Май чабу атнасында эшне дәвам итеп, Сәйтәк авыл мәдәният йортында үлән чәе ясау булган. Ясминур Гыйззәтуллина сөйләвенчә, бу көнне гадәти булмаган һәм бик күңелле «Сәйтәк чәе» мастер-классы уздырылган.

«Ни өчен сайлау нәкъ менә чәй тантанасына төште?  Май чабу - күңел ачу, кунакка бару һәм язның зур очрашуына әзерләнү вакыты. Чарада катнашучылар халык бәйрәмнәрен искә төшереп кенә калмады, үзләренең файдалы үләннәрдән хуш исле, уникаль купажларын да төзеделәр. Ул кайнар коймакларга искиткеч өстәмә! Уңайлы атмосфера тудыра һәм якыннары белән аралашуның шатлыгын арттыра. Иң яхшы истәлекләр нәкъ менә шундый моментларда туа, диләр - рухи сөйләшү һәм хуш исле чәй артында», – дип тәмамлады сүзен мәдәният йорты җитәкчесе.

Я. Гыйззәтуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев