Укучылар - олы эшнең яшь ярдәмчеләре.
Менделеевскиның Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына гадәти булмаган дәрес – махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен марля салфеткаларын бөкләү буенча мастер-класс узган. Бу хакта Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина язды:
«Укучыларыбыз бу мөһим эшкә зур җаваплылык белән тотындылар. Дөрес итеп бөкләнгән һәр салфетка яралы солдатларга ярдәм итү өчен кирәк Кызлар һәм малайлар бер җеп тә чыгып тормаска тиешлеген, бәйләү материалын адресатына кадәр идеаль хәлдә барып җитәрлек итеп ничек төрергә кирәклеген өйрәнделәр. Балаларның күзләрендә очкын, кулларында тырышлык иде — һәркемнең үз җанын салып эшләве күренеп торды. Чөнки хәтта мондый кечкенә генә кебек тоелган эштә дә алгы сызыкта булганнарга карата зур ярдәм һәм кайгырту көче ята».
Яшь волонтерларыбызга рәхмәт! Ярдәм итәргә теләк булганда, яшьнең киртә түгеллеген үз үрнәкләрендә исбатлый алар.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев