Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәктә маскировка челтәре үрәләр

Маскировка челтәре хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе.

Менделеевскиның Сәйтәк авылында киң күңелле авылдашлар берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Окоп шәмнәре ясыйлар, тәм-томнар пешерәләр, токмач та кисәләр, кием-салым, яшелчә, җиләк-җимеш тә җибәрәләр.

Шушы көннәрдә тагын бер игелекле эшне дәвам итәргә булганнар – мәдәният йортына  җыелып, маскировка челтәрләре үрә башлаганнар.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигәндәй, аның яше һәм вакыты да юк. Маскировка челтәрләре үрү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килә ала.

«Бүген һава торышы салкын һәм күңелсез яңгыр. Ләкин безне җылытырлык нәрсәләр бар. Эшлибез – фронт өчен чираттагы саклану челтәрен бәйлибез. Һәр төен, һәр җеп – бу кемнеңдер исән-калу мөмкинлеге», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев