Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәклеләр «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашты

Менделеевскида «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зональ этабы узды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» конкурсы икътисадны үстерүгә, гаилә институтын ныгытуга, махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклауга зур өлеш кертүчеләргә багышланган.

Менделеевскиның С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда республиканың 6 районыннан 22 катнашучы җиңүче исеме һәм финалга чыгарга хокук алу өчен көрәште. Менделеевскиның үзеннән ике катнашучы: Марина Глебова һәм Любовь Килеева.

Марина Глебова «Ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулады. Марина – махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны, Менделеевскиның «БезБергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе. Райондашлары белән бергә алар безнең махсус хәрби операциядәге егетләребезне 22 төрле юнәлеш буенча яклауны оештыралар.

Любовь Килеева «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүче булды. Любовь кызларын мари традицияләрендә тәрбияли, ә аның гаиләсе – районның иҗади тормышында даими катнашучы.

Сәйтәкнең Ясминур Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге волонтерларның дус командасы җитәкчеләре Марина Глебовага ярдәм төркеме булып чыгыш ясаган.

«Хәзерге вакытта кыска вакытлы отпускта булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәхнәгә чыгуы да Марина Глебованың җиңүенә зур көч бирде», – дип хәбәр итте Ясминур Гыйззәтуллина.

Ясминур Гыйззәтуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев