Сәйтәк мәдәният йортында СВОдагы егетләргә Яңа ел бүләге әзерләгәннәр
Менделеевскиның үзәкләштерелген клуб системасы хезмәткәрләре өчен Сәйтәк авыл мәдәният йорты базасында очрашу уздырылды.
«Очрашу ике этапта узган. Башта катнашучылар эш мәсьәләләрен тикшергәннәр, соңрак «Яңа ел могҗизасын көткәндә» дигән кичә булган.
«Яңа ел темасына багышланган дүрт осталык зонасы оештырылды. Әлеге мастер-класста катнашучлар картоннан эшләнгән уенчыкларны буяп, фантазияләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук, мастер-классның икенче өлешендә атлас тасмалардан оригиналь гирлянда ясау тәкъдим ителде», - дип хәбәр итте Сәйтәк клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Өченче мастер-класс ел билгесе булган атларга багышланган. Кәгазьдән ясалган уенчыкларга һәркем үзенең яңа ел теләген яза алган.
Дүртенче мастер-класста ат формасында имбир пряникларын бизәгәннәр. Соңгы мастер-класс шушы ягы белән мөһим: ихлас күңелдән эшләнгән бүләкләр махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәреләчәк.
Очрашу чәй табыны артында җылы атмосферада тәмамланган.

Фотолар: Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев