Роза Герасимова: «Олы көн атнасында күкәй отышлы уйнар өчен сага тектек»
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан Роза Герасимова Олы көн турындагы истәлекләрен язды.
Бала чакта Олы көн атнасында, атна буе «күкәйле», ягьни «күкәй отышлы» уены уйный идек. Өйдә эш тә күп булгандыр, ләкин күкәй тәгәрәтү беренче урында булды. Бик күп бала-чага җыела. «Кыргыз очының» «Чатлы яр»ында. Көне буе күкәйле уйный-уйный алып чыккан күкәйләрне шуграк малайлар отып бетерә иде, тәгәрәтә торгач, ватылып та бетәләр. Өйгә кайтып алу юк, чират уза, бер-беребездән бурычка күкәй алып торабыз. Отсаң, бурычыңны түлисең, отмасаң башка чара юк, өйгә кайтып алып киләсең.
Ничә еллардан соң, балачак вакытында, үсмер чакта уйнап үскән Олы көн бәйрәменең иң күңелле мизгеле искә төште. Әле тагын шунысы да, күрше Пидура(Дарҗа) әбидә генә сага (үзе чүпрәктән теккән туп) бар иде. «Күкәйле» уйнарга дип аннан сага алып тора идек. Күпме генә тәгәрәтсәк тә, җыртылмады да, сүтелмәде дә сага, бик нык, сыйфатлы итеп тегелгән булган инде ул. Келт итеп күрше әбинең әйткән сүзләре исемә төште дә, үземдә дә сага тегү теләге туды. Ул болай дигән иде: “Сага тыгыз булырга тиеш, авыр булырга тиеш, шулай булганда гына шәп тәгәри ул”.
Хәзерге тукымалар элеккеге киндер тукымалар түгел түгелен, ләкин, сага тышкы кыяфәте белән дә, тәгәрәү тизлеге буенча да Пидура әбинекеннән ким булмады, шикелле. Олы көн атнасында күкәй отышлы уйнарга сагалы да булдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев