Росстандарт ак ипигә яңа ГОСТ кертә
Россиядә 1 апрельдән бодай оныннан пешерелә торган икмәк — ак ипигә яңа ГОСТ кертеләчәк. Бу хакта «РИА Новости» Росстандарт документына таянып яза.
Документтан күренгәнчә, хәзер ак икмәк, формага салмыйча, озынча түгәрәк рәвешендә дә (подовый — моңа кадәр, формага салып, кирпеч рәвешендә генә пешерелгән) әзерләнелергә, авырлыгы 500 граммнан кимрәк тә (моңа кадәр авырлыгы 500 граммнан башланган) булырга мөмкин.
Мичтән алганнан соң икмәкне предприятиедә тотуның максималь вакыты элеккечә үк кала — күп дигәндә 10 сәгать. Яңа ГОСТта ипине кибеттә сату срогы буенча тәкъдимнәр юк. Моңа кадәр бу срок мичтән алганнан соң 24 сәгать тәшкил иткән.
Документта шулай ук ак ипи пешерү өчен нинди чималның кулланылырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Болар — югары, беренче һәм икенче сортлы бодай оны, чи чүпрә, ак шикәр комы, тоз һәм су.
Моннан тыш «вещество для обработки муки», «антиокислитель» классына керүче азык өстәмәләре һәм ферментлар куллану рөхсәт ителгән.
Яңа документ илдә 1986 елдан бирле гамәлдә булып килгән ГОСТны алыштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев