Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Россиянең педагогик югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре үзгәрәчәк

Булачак укытучылар 2027 елдан укытырга җыенган фәннәре буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак.

2026 елның 1 сентябреннән «педагогик белем» юнәлешенә керүче абитуриентлар сайланган белгечлеккә туры килгән профильле фән буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак. Яңалык 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясендә эшли башлаячак, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Мәсәлән, физика укытучысы булырга ниятләгән абитуриент физика буенча БДИ нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш була.

Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, мондый карар булачак педагогларның предметны тирәнрәк белүләре өчен кирәк, бу укытучылар әзерләү сыйфатында төп таләп булып тора.

Үзгәрешләр 2026/2027 елгы исемлеккә кагылмаячак — ул гамәлдәге имтиханнар исемлеге буенча узачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев