Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Россиякүләм Питраулы Җөрине карау-төзекләндерүгә зур игътибар бирелә

Мамадыш районының Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова әйтүенчә, гражданнар җыенында халык үзара салымга башкарылачак эшне бердәм рәвештә раслаган.

— Түбән Шүләңгер җирлеге район һәм республика гына түгел, Россиянең карендәшләр яши торган төбәкләрендә дә билгеле, дип әйтсәм, арттыру булмас. Чөнки безнең җирлектәге Җөри авылында Россиякүләм Питрау бәйрәме уздырыла. Бәйрәм дистәләрчә мең кешене үзенә җыя. Гадәттә, өйгә кунак килсә, хуҗалар бик күп алдан әзерләнә башлый. Монда да шул ук һәм моңа җирлекнең генә түгел, районның да күп көче керә. Ә шулай да, беренче чиратта, Җөри кешеләре, Түбән Шүләңгер җирлегендә яшәүчеләр яз башыннан ук Питрау кунакларын каршыларга әзерләнә. Төп авырлык, әлбәттә инде, бюджет тармагында эшләүчеләр җилкәсенә төшә. Җөри кешеләре дә үз йорт-җирләрен, урамның үз йортлары турысын чистартып, тәртипкә китереп куя. Өмәләр турында әйтеп тормасам да буладыр. Анысы безнең җирлектә даими уздырылып килә. Әлбәттә, бик күп эшләрдә ныклы таянычыбыз, карап торган асыл кешебез, киңәшчебез, ярдәмчебез — Иван Михайлович Егоров. «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе, Татарстан дәүләт советы депутаты, республика төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе буларак, аның эш-мәшәкате баштан ашкан булса да, Җөригә, авыл җирлегенә һәрчак ярдәм кулы суза ул. Шундый ышанычлы җегетебез булуы — барыбыз өчен дә горурлык, — дип сөйләде җирлек башлыгы Елизавтеа Михайловна. — Үзара салымга килгәндә, үтеп киткән 2025 елның соңгы айларында җирлек авылларындагы гражданнар сходында 2026 елда нәрсәләр эшләнәсен ачыклап, сумманы шуннан чыгып билгеләдек.

2026 елга үзара салым бер кешедән Җөри авылында — 500 сум, Кумырыкта (Комаровка) — 800 сум, Ылыяда (Уткино) — 500 сум, Урта Шүләңгер һәм Түбән Шүләңгердә 800 сумнан алына. 

Бу акчага Җөридә урам юлларын карап тору, кыш көне аларны кардан чистарту, урамдагы яктылык лампаларын ремонтлау һәм алмаштыру, зиратны төзекләндерү планлаштырыла. Әгәр барып чыкса, махсус программа нигезендә, Җөридә юлга яңа асфальт җәю дә күздә тотыла. 2025 елны Җөридән зиратка кадәрге 2 чакрымлап арада юлга вак таш салган идек. 

Гадәттәгечә, 2026 елда да җирлеккә кергән башка авылларда үзара салым акчасына юллар ел әйләнәсе карап, төзекләндереп торылачак. Авыл урамнарындагы электр баганаларының янып чыккан лампочкалары яңаларына алмаштырылчак. Авыл халкының көнкүреш тормышындагы мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар биреләчәк.

2026 елга да зур өметләр белән керәбез. Җөри Питравы буларак халык теленә кергән җырулы-уенлы фестивальдә бер гаиләдәй бәйрәм иткән шикелле, карендәшләр, һәрчак бергә һәм бердәм булыйк. Үз тормышыбызны үзебез ямьләп яшик. Тынычлык урнашып, СВОдагы авылдашлар, җирлек егетләре һәм якташлар үз якыннары янына исән-сау кайтсыннар. Тынычлык һәм сәламәтлек булса, бар да булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев