Россиядә ясле-бакчалар кичке сәгать 8гә кадәр эшли башларга мөмкин
Хәбәрләр

Россиядә ясле-бакчалар кичке сәгать 8гә кадәр эшли башларга мөмкин

Президент Владимир Путин шундый күрсәтмә биргән.

Россия хөкүмәте белән уздырылган киңәшмәдә ул бала тапкан хатын-кызга үз квалификациясен югалтмас өчен эш урынына мөмкин кадәр тизрәк кайту мөһимлеген искәрткән. Андый хатын-кызларга ярдәм буларак, балаларының ясле төркемендә, бакчада булу вакытын арттыру кирәклеген әйткән.


Нет комментариев