Россиядә яңа профессиональ бәйрәм барлыкка киләчәк
Хәбәрләр

Россиядә яңа профессиональ бәйрәм барлыкка киләчәк

Профессиональ бәйрәм күренекле шәхес Константин Станиславский туган көндә — 17 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.

Россиядә Артист көне барлыкка киләчәк. Ул СССРның беренче халык артисты, актерлык осталыгы системасын барлыкка китергән күренекле шәхес Константин Станиславский туган көндә — 17 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин алты ай эчендә яңа профессиональ бәйрәмне календарьга беркетергә йөкләмә биргән. Әлеге документ Хөкүмәт сайтында басылган.

Бәйрәм театр, кино, цирк артистларына, шулай ук, музыкантларга һәм эстрада башкаручыларына кагыла.

Профессиональ бәйрәмне булдыру тәкъдиме белән РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков чыккан.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев