Россиядә 9нчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшырачак
Аны 2028 елның февраль-март айларында тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».
Аның сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча имтиханны телдән үткәрү планлаштырыла. Ул ачыклык керткәнчә, сынауны төп чор кысаларыннан чыгару имтиханнар саны буенча артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Музаев билгеләп үткәнчә, яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан кире элемтәне исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр.
Ул мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыруда тарих мөһим роль уйный һәм аларга үз илләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, телдән формат укучының тарихи тәҗрибәгә таянып, үз позициясен ни дәрәҗәдә дәлилли алуын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев