Россия көне уңаеннан Иске Гришкин авылында рәсем конкурсы үткәрделәр
Россия көне алдыннан Менделеевск районының Иске Гришкин авыл китапханәсе, мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр белән, «минем адресым – Россия» дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.
Иске Гришкин китапханәсенең хезмәткәре Галина Бармакова сүзләренә караганда, бу бәйге балаларга үз Ватаныбыз һәм аның символлары турындагы белемнәрен тагын да арттырырга ярдәм иткән. Балалар рәсем ясау процессында бик күп яңа мәгълүмат алганнар һәм үз фикерләрен иҗади юл белән белдерү мөмкинлегенә ирешкәннәр.
«Тату атмосфера һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм ачык рәсемнәр ясауга ярдәм итте. Һәр бала үзенең рәсеме аша үз Ватаны өчен горурлыгын күрсәтергә тырышты. Салават күпере төсләре белән уйный башлаган соры асфальт өстендә флаг, каеннар, йортлар, ромашкалар, матрешкалар, аю, самовар һәм башка бик күп нәрсәләр күренде. Конкурста катнашучылар Бөек державабыз һәм аның символлары турындагы белемнәрен тулыландырдылар», – дип язды Иске Гришкин .китапханәчәсе Галина Бармакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев