Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Римма Никитинаның әнисе кияү табылуга өметләнә: «Чыгып карыйм әле, кайтмаган микән?»

Җырчы Римма Никитина туган авылы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсенә кайтып өйләрен юып килгән. Аны видеога төшереп, ВКонтакте битенә дә куйган.

«Блогерлык эшен дә онытып җибәргәнем», дип, Римманың әнисе Рәкия апа, кызының өй юганын видеога төшерә. «Чиста буламы соң, мамочка?», -  дип сорый Римма әнисеннән. «Чиста була кызым. Бик тәмле нарат исләре чыга, урманда йөргән кебек. Атаң да бик ярата торган иде, «әй урман исләре керде өйгә» дип. Кстати, кызым, син бит бу юлы кияү белән кайтам дигән идең», – ди әнисе. 

«Нинди кияү?!» –  дип гаҗәпкә кала Римма. Әнисе аңа җавап итеп: «Акыллы, тәүфиклы, миһербанлы, шәфкатьле, уңган-булган –  үзең шикелле!»,-  дип тезеп китә. «Ой, мама, сиңа мине кияүгә бирергә «не выгодно». Потому что, кияү белән кайтсам, өй юарга вакыт булмаячак. Безнең үз эшләребез булачак. Миңа кияү кирәк түгел әле, ворчать итмә», – дип кырт кисә Римма. Әнисе югалып калмый: «Ярар, лучше чыгып карыйм әле, кияү кайтмадымы икән»,- дип көлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев