Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Яңалыкларым юк, кияүгә чыкмадым, бәби тапмадым»

Күптән түгел генә җырчы Римма Никитина үзенең социаль челтәрләренә бер видео урнаштырган иде.

Анда Риммага махсус операциядәге хәрби онлайн тәкъдим ясый, Римманы бик нык яратуын әйтә, гомерлек яры булуын сорый.

Әлеге мәхәббәт тарихының дәвамы булачакмы? Римма егеткә нәрсә дип җавап биргән?

«Видеоны күрсәтү белән, миңа «подписчик»ларым язарга тотынды. Аның турында бик күп комментарийлар калдыралар, бу егет белән күрешергә кушалар. Мин аның белән очрашырга ризалаштым. Ул – Казан егете, шушы арада кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш. Нәрсә булып бетәчәген белмим. Мин аңа бернинди дә вәгъдә бирмәдем. Әмма кыюлыгы сокландырды, шуңа гына очрашырга булдым. Үзенә дә: «Мин сиңа берни дә вәгъдә итмим, ләкин дуслык тәкъдим итә алам», дип әйттем. Иҗатта кайныйм, яңа җырлар яздырам. Башка яңалыкларым юк. Кияүгә чыкмадым, бәби тапмадым», – дип сөйләде «Интертат»ка җырчы.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев