Ретро фото. Минзәлә керәшеннәре
Бу тарихи кадр 1956-1957 елларда, «Урожайный»совхозында печән өсте вакытында төшерелгән. Биредә Минзәлә районының Каран-Азик һәм Түбән Юшады авыллары халкы.
Кайвакыт альбомдагы бер генә аклы-каралы элгәреге фотосурәтне кару да, күңелдә давыллы хисләр уятырга мөмкин. Йөрәккә җылылык тула, күзләр яшьләнә. Анда карап шул замандагы хәтирәләр яңара.
Әлеге ретро Фото Түбән Юшады авылы мәдәният йортында саклана. Фотода сурәтләнгән кешеләр турындагы мәгълүматны Алексей Петрович Арзамасов тәкъдим итте.
Беренче рәт, сулдан уңга таба: Маркел Васильев; Пётр Лукьянов; Евстафий Казанцев.
Икенче рәт, сулдан уңга: Лидия Алмастанова; Клавдия Саранова; Аркадий Балашов; Нина Казанцева; Александра Казанцева; Татьяна Чернова; ? Дарья; Надежда Фёдорова.
Өченче рәт, сулдан уңга: Григорий Арзамасов; Заря Саранова; Яким Антонов.
«Бу фотографияләр авыл тарихыбызның, үткәнебезнең кыйммәтле икәнлеген күрсәтүче билге. Ул безгә бабаларыбызның һәм әбиләребезнең хезмәт җирендә бердәм булуын, бергәләп эшләвен искә төшерә. Авыр һәм шул ук вакытта бәхетле заманнарның шаһиды булып, бу фото безнең бай тарихыбызны саклап кала», – ди клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев