Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Республикабызда язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә әзерлек башланды

Март аномаль җылы булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада бу атнада ук язгы ташуга әзерләнә башларга кушты.

Идарәче компанияләр су суырткыч җайланмалар һәм дренаж насослар әзерләп куйган, коммуналь хезмәтләр яңгыр сулары канализацияләрен чистарта, дип яза ТНВ.

Идарәче компанияләр хезмәткәрләре дренаж системалар һәм ком тутырылган капчыклар әзерләде, дип сөйләде 14нче торак эксплуатацияләү конторасы директоры Дениз Сәлахов. Аның сүзләренчә, быел кар күләме белән уңыш елмайды.

Ул идарәче компанияләр хезмәткәрләре язгы ташуга әзер, дип ассызыклады. Түбәләр боздан чистартылды, хәзер хезмәткәрләр подвалларны су басуга һәм тротуарларда җыелган зур күлләвекләрне бетерүгә әзерләнә.

Казанның Совет районында әлеге эшләр өчен 30 тоннага якын вак таш, 1 мең капчык ком әзерләделәр, дип хәбәр итте ТР башкаласы башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Санкин.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев