Раиса Гордеева: «Әниебез Лидия дә Маловлар ыруыннан иде»
Казанда яшәүче Раиса Гордеева редакциябезгә Мамадыш районының Чиябаш авылында гомер иткән әнисе Лидия Игнатьевна турында язма юллады. Кайбыч ягындагы Мәлки авылында туып-үскән.
Әниебез Лидия Игнатьевна Кайбыч ягындагы Мәлки авылында туып-үскән.
«Туганайлар» газетасының Җиңү бәйрәменә багышланган 7 май санында «Рейхстагта — Малов фамилиясе» дигән язманы укыган идем. Ул язма миңа әниемнең үз әтисе Игнатий, аның сугыштан соң өйгә ничек кайтуы турында сөйләгәннәрен искә төшерде. Ә авыр фронт юллары үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән Александр Малов — әнием яклап, безгә туган тиешле.

Таулы төньякның матур табигатенә сокланып, ерак Дагестанда сәяхәттә йөргәндә дә әнием сөйләгәннәр колагымда яңгырап торды. Кайткач, «Туганайлар»га шул хакта язарга булдым.
Әнием Лидия Кайбыч районының Мәлки авылында туган. Аңа 7 яшь булганда әтисе Игнатий Малов Бөек Ватан сугышына киткән. Александр Малов үзенең «Пути к истокам предков» китабында Игнатий бабай турында менә нәрсәләр язган: «Сугышның беренче көннәреннән үк Игнатийнң мобилизация буенча армиягә алдылар. Призыв пунктына китеп барышлый, аның күпердә гармун көенә биюе, авылдашларына җиңү яулап кайтырга вәгъдә итүе истә калган. Әмма сугышның гаскәрләр белән идарә итү өзелгән беренче буталчык көннәрендә рядовой Малов әсирлеккә төшә. Игнатий сугышның беренче айларында ук хәбәрсез югалганлыктан, гаиләсенә бернинди дә пособие бирелми».

Сугыштан соң җырак бабай Игнатий Малов өенә кайта. Анысын инде әнием Лидия Иванова сөйләгәнчә язам. 1946 елның яңгырлы кара төнендә тәрәзә шакыйлар. Әби, йокысыннан торып, зарлана-зарлана барып, ишекне ача. Һәм бусагада әтинең басып торганын күрә... Игнатий Малов сугышта чакта аның бер кызы, ике улы үлә. Ә ятим калган Лидияне (өч яшендә чакта әнисе үлгән) сугыш елларында Игнатийның әбисе Мария үз тәрбиясенә ала.
Игнатий Иванович, әсирлектә булганлыктан, халык дошманы санала. Шуңа колхоз фермасында каравылчы була, башка эшкә алмыйлар. Кыш көне каравылчы бүлмәсе калай пичкә ягып җылытыла. Игнатий шунда төтен исенә исерә, дәвахнәгә илтсәләр дә, табиблар аны коткарып кала алмыйлар. Игнатийның бер-бер артлы үлгән өч хатыныннан туган балалардан Лидия белән Иван гына исән кала.


Безнең әниебез Лидия Казан фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлап, Мамадыш районының Никифорово (Чиябаш) авылына эшкә билгеләнә. Озын буйлы чибәр Лидия белән авылның иң уңган, төскә-биткә матур егете Василий Иванов гаилә коралар. Әтиебез Василий Петрович гомер буе шофёр булды, кулыннан эш килә торган бик уңган кеше иде. Районда беренче җиңел машина алган кеше дә безнең әти булды. Гаиләбездәге дүрт бала арасында иң олысы — мин. КАИны тәмамлап, Казан оптика-механика заводында эшләдем, аннан халыкны социаль яклау тармагы белгече булдым, хәзер — лаеклы ялда.
1963 елгы энем Юрий 11 яшендә лейкоздан үлде. Геннадий Кама политехник институтында укыды. Анатолий Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алды. Барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык, балаларга да дөрес тәрбия бирдек. Бүгенге көндә без, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш әсире Игнатий Иванович Маловның нәсел дәвамчылары, тыныч тормыш кадерен белеп яшибез.
Язма башында «Туганайлар» газетасында Александр Малов турында укыдым дип әйткән идем бит. Ул Маловлар нәселе турында китап язганда, әни белән телефоннан еш шалтыратышып, хәбәрләшеп тордылар. Безнең әти белән әни дә соңгы дүрт елда Казанда яшәделәр бит. Әниебез 2013 елда арадан китте, әти аннан соң бер генә ел торды. Әле үзем дә ыру агачыбызны төзегәндә, Александр дәдәйгә берничә мәртәбә шалтыраттым.
Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән элекке фронтовиклар санаулы гына калган бу заманда Александр дәдәй Малов турында «Туганайлар» газетасында язу — патриотик тәрбия ягыннан да яхшы, ул әле сугыш ветеранына халык хөрмәте дә зур икәнен күрсәтә.


Раиса ГОРДЕЕВА.
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев