Питрау йолалары: Питрау учагы, Лыя суындагы күңелле ярышлар
18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале узачак.
Лыя суындагы күңелле уеннар
Тырлаудагы бәйрәм балыкчылар — изге апостоллар Пётр һәм Павел көненә бәйле. Шунлыктан, Питрауда Лыя елгасындагы уеннарга һәм ярышларга аерым игътибар бирелә.
Судагы уеннарның берсе — Лыя өстеннән сузылган бүрәнәдә кара-каршы капчык сугышы. Бу уенны ир-ат та, хатын-кыз да ярата. Бүрәнәдән бер-бер артлы суга мәтәлгән уенчыларны тамаша кылучылар да, видеога төшерүчеләр дә буа буарлык була. Ярышның иң кызыклы, иң көлкеле урыннары зур экран аша мәйдандагы бар халыкка күрсәтелә.
Елгада кул белән балык тоту да күпләрне үзенә тарта. «Балыкчы» билгеләнгән вакыт эчендә балыкны булдыра алганча күбрәк каптырырга тиеш. Моңа кадәр иң яхшы күрсәткеч: 3 минутта 17 балык тоту. Быел, бәлки яңа рекорд куючылар булыр…
Кызыклы конкурсларның тагын берсе — Лыя елгасы өстенә кереп торган авыш баганадан егылмыйча йөрү. Туктаусыз тибрәнеп торган багананың очына кадәр барып җитеп, борылып кире килү өчен гәүдәне тигез тотарлык зур осталык кирәк.
Уеннарда катнашучылар кеше күзе алдында рәхәтләнеп суга чумса, карап торучы халыкны бәхет баса — бушлай мәзәк карап көлешә. Судагы ярышлардан коры чыгучы җиңүчеләргә бүләкнең иң шәбе эләгә.
Питрау учагы
Пирау көнне авылда, элек-электән, күп кеше катнашында бик зур һәм матур түгәрәк уен оештырылган. «Керәшен ишегалды»нда казылган Питрау учагы янәшәсендә җыру-бию, күңел ачулы уеннар таңга кадәр дәвам иткән.
Чуар күке күклидер,
Сука өстендә туктыйдыр,
Безнең уен уйнаулар да,
Питрау җиткәч туктыйдыр.
Әйе, Питраудан соң инде түгәрәк уенга чыгу бөтенләй тукталган, чөнки авыл халкы печәнгә төшкән, аннан урак өсте башланган. Бу элек тә, хәзер дә шулай. Бар дөнья мәшәкатен онытып бәйрәм итүче, күңел ачучы карендәшләр җиң сызганып эшли дә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев