Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Питрәчтән Валентина Данилованың кул эшләрендә – йөрәк җылысы

Авылларыбыз оста куллы кешеләргә бик бай.

Андый кешеләргә кулларыннан "гөлләр тама" диләр.

Авыл тормышы шәһәрнекеннән күпкә аерыла. Авылда мал асрап, бакча карап яшәүчеләрне, иртәдән кичкә кадәр, бик күп төрле эш көтә. Бигрәк тә хатын-кызларның мәшәкате дөнья: гаилә, балалар, шәхси хуҗалык. Шулай булуына карамастан, яраткан шөгыльләренә дә вакыт табарга тырыша алар.

Питрәч районының һәр авылында да ачык йөзле кул эшләре осталарын очратырга мөмкин. Кемдер аның белән гомер буе мавыга, кемдер әле генә кулына энә белән җеп алган. Шундый кул эшләре остасы – Валентина Данилова белән без дә таныштык. Ул чыгышы белән Теләче районының Тәмте авылыннан. Моннан 40 ел элек Янсуар авылына килен булып төшкән.  Ире Владимир   Васильевич гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Хәзерге вакытта да Күн авылында агроном булып эшли.

30 ел бергә матур гына, балалар үстереп яшәп ятканда, 2015 елны, аларның шәхси хуҗалыгында янгын чыгып, йортсыз калалар. Ул Владимир Васильевичның туган нигезе була.

 “Ул көнне җиле дә көчле иде. Бар нәрсә ишелеп, янып бетте”, – дип искә алды Валентина Ильинична.

Аннан соң инде шактый вакыт үткән, алар Янсуарда да, Питрәчнең үзендә дә йорт җиткезгәннәр. Янсуарга кайткаласалар да, Питрәчтә гомер итәләр. Һаман да күп итеп мал асрыйлар, тавык-чебеш үстерәләр.

“Яшь чакта ук әби-әниләрдән өйрәнеп үскән шөгыль  онытыламы соң! Бик яратып бәйлим-чигәм дә мин. Бәйләү җепләрен элек каба белән үзем эрләдем, 3 ел элек улым электр белән эшли торган йон эрләү җайланмасын кайтарды. Шуның белән эрлим. Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән шөгыльләнүдән яхшырак нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, бу шөгыль – сәламәтлек өчен дә бик файдалы бит”, – ди лаеклы ялга кадәр газ промышлленносте өлкәсендә, сбербанкта эшләгән Валентина Данилова.

Алар өч баланың кадерле әти-әнисе, оныкларының яраткан әби-бабасы да. Балаларының игелек һәм изгелекләрен тоеп, уңышларына сөенеп, һәр аткан таңга шөкер итеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев