Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Питрәчтәге карендәшләребезнең хезмәтләре югары бәяләнде

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләймәнов район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә югары бүләкләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең карендәшләребез дә бар. Аларга бу бүләкләр Питрәч районының икътисади үсешенә, үзләре эшли торган тармакны үстерүгә керткән зур хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бирелде.

Питрәч район советының юридик бүлеге баш белгече, карендәшебез Валентина Никитинага Татарстан дәүләт советы председателенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ә районның финанс-бюджет палатасы председателе, карендәшебез Геннадий Товкалевка Татарстан министрлар кабинетының Рәхмәте белдерелде. 

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозовка, үз авыл җирлеге халкына тормыш уңайлыклары булдыру, авыл җирендә яшәүчеләргә яхшы шартлар тудыру өчен бар тырышлыгы өчен Питрәч районы башлыгының Мактау грамотасы бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев