Пермь җиләге тәме
Каен җиләген оста җыючы карендәшебезнең берсе ерак Пермь ягыннан булып чыкты. Ул — Павел Лягушкин.
«Җәйнең тәме җиләк белән» – ди керәшеннәр. Чыннан да, җәмле җәйләрнең бизәге ул кызарып пешкән, сусыл җиләклар. Бездә кешенең осталыгын да, гадәттә, җиләк җыю белән билгелиләр, бигрәк тә каен җиләге җыю белән.
Каен җиләген оста җыючы карендәшебезнең берсе ерак Пермь ягыннан булып чыкты. Ул — Павел Лягушкин. Павел дәдәй гаиләсе белән Пермь ягының Чернушки шәһәрендә яши, алты оныгының яраткан бабалары ул. Аның әти-әниләре чыгышлары белән Питрәч районының Кибәч авылыннан. Казан педагогия институтын тәмамлагач, Павел Александровичның әти-әниләрен юллама белән Пермь ягының Барда районына җибәргәннәр, шунда озак еллар укытучы булып хезмәт иткәннәр алар. Әтисе үз вакытында мәктәп директоры да булган. Павел дәдәй биш балалы гаиләдән, хәзер туганнарның барысы да хезмәт ветераннары. Павел Александрович үзе төзелеш, нефть өлкәсендә эшләгән.

Ул тик ята торган егетләрдән түгел. Юуук! Оста җиләк җыючы гына түгел әле ул, гөмбә белгече, менә дигән балыкчы да.
«Ел да җиләк җыябыз. Быел кызым Наталья белән бардык. Күп итеп кайнатма әзерлибез, кышка катырып та куябыз табигать биргән байлыкны! Тәмле дә, файдалы да. Оныклар аеруча ярата инде», — дип сөйләде Павел дәдәй үзенең яраткан шөгыле турында.

Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев