Педагог Роза Шатыро: «Авыр тормыштагы балаларны өйгә алып кайтып юындыра, ашатып, киемнәр кидертә идем»
Казанда яшәүче РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Роза Шатыро, халыкара балалар үзәге «Артек»ның 100 еллыгы уңаеннан, «Россиянең иң яхшы вожатые» исеменә лаек булды.
Фото: шәхси архивтан
Роза Яковлевнага бу мактаулы исем «Россия» милли үзәгендә уздырылган бәйрәм концертында тапшырылды.
1963 елны Казан шәһәренең 52нче мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак, хезмәт юлын башлый ул. Оештыру сәләтенә ия кызны, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 1965 елны Бөтенсоюз «Артек» пионер лагерена эшкә җибәрә. Анда ул ике ел пионервожатый булып эшли һәм пионер оешмасы үзәк советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1967-1980 елларда Роза Яковлевна Казанның — Пионерлар йорты һәм Петрозаводск шәһәренең Пионерлар сарае методисты вазифаларын башкара, ВЛКСМ үзәк комитетының «Комсомолда актив эшләгәне өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Казанның Идел буе районының мәгариф бүлегендә тәрбия эше һәм балалар хокукларын яклау буенча инспектор-методист, аннары «гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге»ндә, шулай ук, районның балигъ булмаганнар эше комиссиясе директоры урынбасары булып эшли. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ачыклау, аларны балалар йортларына урнаштыру, андагы тормышын контрольдә тоту һәм ярдәм күрсәтү, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итү йөкләнә аңа. Бу тармакта 16 ел эшләп, ул районның һәр мәгариф учреждениесе карамагында җәмәгать инспекторлары коллективын оештыра. Балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр директорлары белән балалар хокукларын яклау буенча республика семинары үткәрә (1996 ел).
«Авыр тормыш хәленә эләккән балалы гаиләләрне тернәкләндерү» программасын төзи.
«Авыр тормышта яшәүче балаларны өйгә алып кайтып юындыра, ашатып, чиста киемнәр кидертә идем», — дип хәтеренә төшерә ул елларны.
Күп еллар узгач та, аның өендә үзе вожатый булып эшләгәндәге пионерларның истәлекләре саклана. Ленинград кызы, балалар йортында тәрбияләнгән Светлана, аның турында болай язган:
«Шундый яхшы, игътибарлы кешене беренче тапкыр очраттым. Роза Яковлевна чын тәрбияче һәм дус булды. Ул — бик тәвәккәл». Роза Яковлевна да Светлананы җылылык белән искә ала: «Аны яхшы хәтерлим. Ул — рухи яктан бай, яшеннән өлкәнрәк күренә, тыйнак һәм матур. Балалардан аерылышу безгә авыр иде, чөнки алар бөтен илгә таралышалар. Светлана белән без, аның шәһәренә баргач, яңадан очраштык».
Роза Яковлевна үзенең гаилә тормышы турында сөйләде.
«Дустымның ире армиядә хезмәт итеп, өйгә кайтканда, үзенең якын дустын Петрозаводскига алып килде. Безне таныштырдылар. Булачак ирем Владимир Сахалинда туган, ә армиягә кадәр Ленинград политехника институтын тәмамлаган. Әти-әнисе Брестта яшәгән. Менә шулай бу яшь кеше, мине яратып өлгерде. Без өйләнештек һәм ул миңа ышанып, минем туган ягыма — Казаныма кайтты. Комсомол туебызны беркайчан да онытмам. Без аның туганнарына ел саен кунакка йөрдек. Аның кабере — Казан уртасындагы зиратта», — диде әңгәмәдәшем сагышланып. Роза һәм Владимир Шатыро гаиләсе ике бала тәрбияләп үстергән. Җәй көннәрендә Белоруссиягә баруларын, әти-әниләренең кирәкле әйберләр биреп җибәрүләрен җылылык белән искә ала Роза түти. «Ирем юмарт иде, ул бары тик гаилә һәм балалар өчен генә яшәде. Балаларның белем алу мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен, вахта ысулы белән, Себергә йөреп эшләде. Туганымны җирләргә Мәскәүгә барган идем, шунда кайгылы хәбәр килеп, Казаныма иремне җирләргә кайтырга туры килде. Алар ун яшьлек оныгыбыз белән бакчада булганнар. Владимир ял итәргә уйлап, диванга яткан да егылып төшкән. Тромбасы өзелеп, 59 яшендә арабыздан китте», — дип сөйләде күз яшьләре белән Роза Яковлевна.
Әтисе яклап тамырлары Чистай районының Чуваш Ялтанына тоташкан карендәшебез Роза Яковлевна сиксәнен узса да, замана белән бергә атлый. Ул — шәһәр ветераннар советының мәгариф һәм фән комиссиясе президиумы члены.
«Мин — бәхетле кеше, чөнки күп балаларга йөрәк җылымны биреп яшәдем. Дусларым — дөньяның төрле почмакларында. Барысы белән дә элемтәдә торам, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз», — дип тәмамлады сүзен Роза Шатыро (Смирнова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев