Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Пәнәчедән карендәшләребез «Сугыш юлын онытып булмый» исемле шигырь конкурсында катнашканнар

Зәйнең психология-педагогика үзәгендә Бөек Ватан сугышы истәлеген саклауга багышланган «Сугыш юлын онытып булмый» исемле әдәби конкурс булып узды.

Конкурста катнашучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләр уку осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс балалар музыка мәктәбе коллективларының иҗади номерлары белән ачылды. Чарада һәр чыгыш ясаучы, ата-бабаларыбыз кичерешләренең тирәнлеген һәм каһарманлыгын ачып, танылган шагыйрьләрнең әсәрләрен һәм үз әсәрләрен укыган..

«Шигырьләре тирән эчтәлекле һәм эмоциональ яңгырады, тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керерлек булды.Оештыручы Роза Гатауллина тарихи хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

«Мондый чаралар геройларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләргә һәм яшьләр арасында патриотизм хисе формалаштырырга ярдәм итә», – диде ул.

Конкурс төрле яшьтәге һәм милләттәге шигърият сөючеләрне берләштереп, районның мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелгән.

«Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызда узган әлеге шигърият кичәсендә Урта Пәнәче авылыннан Гөлшат Михайлова һәм Нина Лукъянова катнашты. Яттан бик матур шигырьләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Жюри аларның чыгышларын югары бәяләде», – дип сөйләде Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев