Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Шүрнәкнең үрнәк гаиләләре

8 июльдә Россиядә җылылык һәм яктылык белән тулган искиткеч бәйрәм – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»билгеләп үтелә.

Бу көн һәр кешенең тормышындагы иң мөһим кыйммәтләрне-ныклы гаиләне, үзара мәхәббәтне һәм тугрылыкны искә алу көне.

«Без дә бүген бу матур традицияне дәвам итеп, авылдашларыбызга ак ромашкалар бүләк иттек, аларның йөзләренә елмаю өстәргә тырыштык. Алабуганың Олы Шүрнәк авылында үрнәк булырлык гаиләләр бик күп, алар – безнең горурлыгыбыз: Татьяна Васильевна һәм Николай Яковлевич Каишевлар – 45 ел буе гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә булган хөрмәтләрен саклап яшәүче пар. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп, бүген балаларының, оныкларының кадерле кешеләре булып, тигезлектә гомер кичерәләр.

Елена Николаевна һәм Валерий Яковлевич Каишевлар да – 40 ел дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш юлының барлык сынауларын бергә җиңеп килүче, авылыбызның хөрмәтле кешеләре.

Ирина Александровна һәм Валерий Николаевич Даниловларның да 20 еллык бердәмлеге сокландыра. Аларның гаиләсе – үзара аңлашу, киңәшләшеп яшәү һәм чын мәхәббәт үрнәге.
Без авылыбызның һәр гаиләсенә чиксез бәхет, йортларына иминлек, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телибез. Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз һәм кадерләгез!», – мәдәният йорты хезмәткәре Роза Роева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев