Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк мәдәният йортында халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге турында чара узды

Алабуганың Олы Шүрнәк мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Без төрле милләтле, ләкин Ватаныбыз бер» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үтте.

Бу очрашуда безнең илебезнең төрле халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге турында сүз барды. Чөнки безнең туган  җиребездә  урыслар, татарлар, мордвалар, чувашлар, башкортлар, керәшенннәр кебек бик күп халык тәшкил итә.

Чарада катнашкан балалар һәр милләтнең үз телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуының мөһимлеген ассызыкладылар. Оештыручылар, үз чиратында, керәшеннәрнең милли киемнәре элементлары белән таныштырдылар һәм балаларны милли халык уеннарында катнашырга дәртләндерделәр.

Чара ахырында мәдәният йорты җитәкчесе Роза Роева нәтиҗә ясады:

"Без бергә булганда гына бай, бердәм булганда гына көчле булабыз. Шуңа күрә без һәрвакыт бер-беребезгә хөрмәт белән карарга, лаеклы һәм иркен яшәргә, башка халыкның йола-гадәтләренә ихтирам итәргә, татулыкта һәм килешүчәнлектә яшәргә тиешбез".

Роза Роева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев