Өлкәннәр көнен Җәкәү йортында җыру әйтеп, күңел ачып уздырдылар
1 октябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Җыру әйтәм, тыңлагыз” дигән караоке кичәсе уздырылды.
Анда ике районнан килгән керәшен фольклор ансамбльләренең җыручылары көй-моңга осталыкта көч сынашты. Алар – Теләче районындагы Субашның “Нардуган”ы һәм Мамадыш районындагы Комазан башыннан “Карендәшләр” ансамбле.


Караоке-кичәдә җырга, зирәклектә көч сынашуны “Нардуган” ансамблендәгеләр – Зоя Павлова, Нина Егорова, Елизавета Меньшовага, ә “Карендәшләр” исә Тамара Шәйхетдинова, Матрена Павлова һәм Мария Андреевага ышанып тапшырганнар иде. Әлбәттә, залның беренче рәтен тутырып утырган җыручылар үз ансамбльләре данын яклаучыларга ярдәмгә килергә һәр мизгелдә әзер тордылар.
Ике сәгатькә якын барган җыру ярышында бу ансамбльләрнең кайсысы җиңде икән? Сез моны белергә теләп, язманың ахырына күз салырга ашыкмасын өчен, алдан ук әйтеп куябыз: дуслык җиңде. Алдан ук язып куймасак, караоке кичәсен алып барган Олег Фазылҗанов кичә беткәннән соң гына исенә төшергән шикелле, безнең дә онытуыбыз бар. Олегка нәрсә аңа, кич буе бөтен залны үз авызына гына каратып тоту осталыгына ия бит ул. Бу юлы да булдырды, хәтта “Поле чудес”тагы Якубовичны да уздырды. Керәшеннәргә хас җор телле дә, җыруга да оста шул Олег.


Җыру әйтү, көйләрне һәм, шулай ук, теге яки бу җыруны башкаручы җырчыны тану, башваткычны чишү (анысы да җырга бәйле булып чыкты) кебек әллә никадәрле бирем әзерләгәннәр. Мәктәп классындагы кара тактасы шикелле алагаем зур такта сөйрәп чыгардылар, җитмәсә. Аны икегә бүлеп, әллә никадәр бирем тезеп төшкәннәр. Җырның соңгы юлын язып бетерергә; саннарны кушарга алырга һәм тагын әллә нәрсәләр. Акбур тотып, такта каршына чыгып баскан кешенең хәлен күз алдына китерергә тырышып карагыз әле. Чыгасың да, шалт-шолт биремне үтисең, дип уйлап куйдыгызмы? Ай-һай... Җәкәү йортындагы шикелле, зал тутырып утырган тамашачы ике күзен дүрт итеп текәлсә, җитмәсә, сиңа Олег озын көйле берәр җыру сузарга да кушса. Шуңа өстәп, көндәш командадагы уенчылар һәм аларга теләктәшлек итүчеләр тын да алмыйча, һәр хәрәкәтеңне күзәтеп торса. Кыскасы, өлкәннәргә түгел, яшьләр өчен дә катлаулы иде бу бирем.
Әмма такта каршына чыккан җыручылар бирешмәде. Дөрес, Олег монда да үзе булып калды – залдагыларга сиздермичә, ым-ишарәләр белән генә аларга булышу җаен тапты.
“Нардуган” һәм “Карендәшләр” биремнәрне дә җиренә җиткереп үтәделәр, бар дөньяларын онытып, озаклап җыру да әйттеләр. Җырлый торгач, үзләренең үзара ярышучы ике команда икәнлекләрен онытып, зал яңгыратып, бергәләп җырлаштылар. Тамашачылар да калышмады, җыруларны бөтен зал күтәреп алды.
Традиция буенча, кунаклар да чәчәкләр һәм күчтәнәчләр күтәреп килгәннәр, кичә азагында аны Җәәкү йорыт хуҗабикәсе Людмила Белоусовага тапшырдылар. Үз чиратында, Людмила Даниловна да заман белән бергә атлаучы олы буын түтиләрне, дәдәйләрне Өлкәннәр көне белән котлады. Республика төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның тәбрикләүләрен җиткереп, бүләкләрен дә өләште.

Өлкәннәр көне һәм Җәкәү йортындагы караоке кичәсе уңаеннан, үз фикерләре белән уртаклашучылар да булды
Роза ГАЛКИНА, район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты:
– Бүгенге көндә районда ун керәшен фольклор ансамбле эшләп килә. Шулар арасыннан, Җәкәү йортындагы Караокега “Карендәшләр” фольклор ансамбленнщн сигез кешене алып килдек. Алар – өлкәннәр дә, җитезләр дә, йолаларны да беләләр. Барысы да активлар. Борынгы мирасыбызны, җырларыбызны саклап, хәзерге яшьләргә тапшыручылар да алар бит. Халыкара Өлкәннәр көне булган 1 октябрьдә генә түгел, аларны һәрчак хөрмәтләргә тиешбез.
Олег ФАЗЫЛҖАНОВ:
– 1 октябрьне мин Өлкәннәрне хөрмәтләү көне дип атар идем Ул, һәрхәлдә, минем өчен бәйрәм түгел. Бу – тагын бер кат барыбызның да игътибарын өлкән буынга юнәлтү көне. Кемнең генә олыгаясы килсен инде?! Нәрсә генә әйтсәң дә, элекке заманда алтмыш яшьлекләр инде эшләмәгән, капка төбендә приказ гына биреп утырган.
Хәзер заманы да, кешеләре дә башка. Ничек кенә теләсәк тә, заман агышын туктатып калып булмый. Ә шулай да, яшьләр элекке йола-гадәтләрне, җыруларны белсен өчен, бүгенге караоке кичәсендәге шикелле, өлкәннәрнең әле сәхнәгә, халык каршына чыгулары кирәк.
Мария СЕМЁНОВА:
– “Казансу” ансамбле җырчысы:
Өлкәннәр көне – бер караганда, ямансу, ә икенче яктан, шатлыклы да бәйрәм. Шушы яшькә җитеп тә бәйрәмнәргә йөрү, концертларда катнашу – без олылар өчен олы бәхет. Я.Емельянов исемендәге үзәктә бу караоке кичәсе икенче тапкыр оештырылды. Узган ел аны без, “Казансу” ансамблендәге җыручылар, ике командага бүленеп, җырлый-җырлый ярышып үткәргән идек. Дәвамлы булсын иде. Бу – олылар өчен бик кирәк нәрсә.
Ольга ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА:
Өлкәннәр көне – минем өчен бәйрәм. Яшь барган, олыгая барган саен, аны уңай яктан кабул итәргә кирәк. Кемнәрдер әле бу яшькә җитә дә алмады. Классташларны искә төшерәсең бу көнне, кемнәр бар, кемнәр юк – барысын да барлыйсың.
Җырчы Җәәкү йортында оештырылган бәйрәмгә килү – бөтен борчу-мәшәкатьләреңне онытып, керәшен җыруларына чумып, алар белән бергә күңел ачып, ял итү дә. Җанга якын көйләре белән, бу караоке Өлкәннәр көненә бер бизәк булып өстәлә.
Елизавета Осипова,
– Сиксән икенче яшем белән барам. Мин – Мамадыш районының Комазан башы кызы. Ансамбльгә сөенеп, яратып йөрим. Елын чутлаган юк. Илле биш еллап җырлап йөримдер.
Борчулы чакта телгә җыру килми. Күңел сөенгәндә, әниемнең җыруларын көйләп йөрим. Әнием Марҗый Җөридә килен булып төшкән. 93кә җиткәндә дә җырулар ярата иде. Гомер буе җырлады, шуны тыңлап үстек. Монда чакыруларын, алып килүләрен безне зурлау, олылау дип, сөендек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев