Өйнең кадерле почмагы - тәре алды
Казаннан карендәшебез Нина Тимофеева үзләренең «Тәре алды, тәре алъяпкычлары» турында язды.
Элек-электән безнең керәшеннәрдә өй түрендә тәре торган. Ул тәре алдына яшь килен үз куллары белән чигеп алып килгән тәре алъяпкычы эленгән. Керәшеннәрнең динне тотуларының бер күрсәткече, билгесе дә булган ул тәре алды. Андагы тәреләр искереп төсен җуйса да, аларны ташламаганнар, эчкәрәк — яңалары артында калдырганнар.
Мин үскән өйдә тәре түрдә өйнең көнчыгыш почмагында саклана иде. Ул урын өйнең иң кадерле, иң чиста җире иде. Тәре почмагы чигүле тәре алъяпкычы белән бизәлгән иде. Аның аерым бистәре бар иде. Ул башка бистәрләрдән аерылып тора, озынрак була. Бу бистәр ике якка да асылындырып эленә. Тәре почмагы — изге урын. Хәтерлим әле, чирләп урында ятканда өйнең иң серле, иң кадерле урынында — тәре почмагында ел буе сакланган Качману суын йоттыралар, битләрен чылаталар. Олы көн алдыннан буялган беренче кызыл күкәйне келәү итеп тәре алдына куя иде әбием. Тәре почмагы — изге урын, аның астына түргә иң кадерле кунакларны утырталар. Ул якка телевизор куярга рөхсәт юк иде. Өй юганда да гел шул почмактан башлыйбыз.
Безнең өйдә тәре почмагы йокы бүлмәсендә, чөнки көнчыгыш почмак шунда туры килә. Без изге урыннарда күп булдык. Һәр барган җирдән тәреләр алып кайттык. Кәбен койдырганда бирелгән ике тәре бар. Һәрберебезнең «именной» тәреләребез бар. Аларны кадерләп саклыйбыз. Изге урыннардан алып кайткан майлар да өебезнең изге урынында саклана.
Нина Тимофеева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев