Хәбәрләр

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә 100 мең сум биреләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле Указга кул куйды. Моңа кадәр әлеге түләү күләме 30 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арттырыла. Яңа тәртип 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Ул өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә кагыла.

Түләү балаларның һәрберсенә яшь ярымга җиткәнче билгеләнәчәк. Шул ук вакытта аның күләме балаларның яшәү минимумы үзгәрүгә бәйле рәвештә автомат рәвештә индексацияләнәчәк.

Әлеге чара күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтүгә һәм балалар тәрбияләү белән бәйле чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.

Шәһри Казан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев