Николай Минеев Зәй автомобиль юллары идарәсендә 17 ел хезмәт итә
Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Район тормышын юллардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, димәк, әлеге тармакта эшләүчеләрнең җәмгыятьтә дә роле зур.
Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш – бер өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый. Районыбызда юллар елдан-ел яхшыра бара. Монда “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары зур өлеш кертә.
Николай Минеев Зәй автомобиль юллары идарәсендә 17 ел хезмәт куя.
Кышын «МТЗ» тракторында ротор белән юллардагы карны ыргыта, ә җәен катокта – асфальт тигезләүдә эшли.
Николай Александрович – Сарсаз-Баграж авылы егете. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган егет хезмәт юлын совхозда тракторда эшләп башлый. Армия хезмәтен үтәп кайткач, СПТУ-8дә һөнәри белгечлек үзләштерә. Аннан 9 ел авыл хуҗалыгы химиясе белән шөгыльләнүче оешмада машина йөртүче булып эшли. 2000 елда Зәй автомобиль юллары идарәсенә юл техникасын ремонтлау буенча слесарь, каток машинисты булып эшкә урнаша. Дүрт ел эшләгәч, ул хезмәтен шикәр заводында дәвам итә. Ләкин менә нәкъ юл идарәсе аны кире үзенә тартып кайтара. 2008 елда Николай Александрович Зәй автомобиль юллары идарәсенә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр үз вазифасына тугры кала.
Хезмәтеңнән тәм табып, тынгы белми эшләү – үзе олы бәхет бит ул.
“Унҗиде ел бер көн кебек үтте. Шушы вакыт эчендә мин юл тармагында бәһасез тәҗрибә тупладым. Автогрейдер, экскаватор, бульдозер, каток – барысы да миңа буйсынды. Һәм, әлбәттә, техника ватылып китсә, һәрвакыт үзем төзәтеп тә куям. Шул вакыт эчендә хезмәтебез дә нык үзгәрде, элекке еллар белән чагыштырганда, аерма бик зур, заманча техникаларда эшлибез. Әлбәттә, шундый оешмада эшләү – үзе бер бәхет”, – ди Николай Александрович.
Кешенең иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Тормыш иптәше Әнисә Мәсләхетдинова “Зәй” агрофирмасында хисапчы булып хезмәт куйган. Тату, тырыш Минеевлар гаиләсендә ике бала үскән. Кызлары Ильмира укытучы һөнәрен сайлаган, уллары Альберт “Аккурайд Уилз Руссиа” заводында хезмәт куя. Ял көннәрендә алар гаиләләре белән табигать кочагына чыгарга, җиләк, гөмбә, үләннәр җыярга ярата. Николай Александровичка улы белән вакытны балык тотып үткәрү, туган җирләрнең тынлыгы һәм матурлыгына соклану аеруча ошый.
фото һәм язма авторы – Клара Ермолаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев