Николай Кутузовка «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде
Карендәшебез Николай Ильичка бу олы бүләк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 30 майдагы Указы нигезендә, торак-коммуналь хуҗалык тармагы үсешенә керткән лаеклы өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде.
Николай Кутузов 33 ел бер урында — Казан шәһәрендәге 41нче торак-эксплуатация участогы җитәкчесе булып эшли. Аларның участогы 13 мең кеше яшәүче 5 мең квартирлы 36 йортка хезмәт күрсәтә. Яңа Савин районының 26нчы кварталындагы Гаврилов, Чуйков, Адоратский урамнарындагы ул йортлар, аларның ишегаллары үзләренең төзеклеге, чисталыгы һәм матурлыгы белән аерылып тора. Карендәшебез ул йортлардагы халыкка тиешле тормыш уңайлыклары булдыру өчен тырыша, эш дип янып яши.
Шул ук вакытта хатыны Любовь Николаевна белән бергәләп, Питрәч районындагы туган авылы Янсуарга да, безнең «Туганайлар»га да ярдәм итү мөмкинлеге таба. Елның-елында дистәдән артык кешегә газетабызны уку бәхете бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев